Әлмәт районында һөнәри бәйрәмнәрен 3 меңгә якын медик бәйрәм итә
Әлмәт районының табибларын, шәфкать туташларын һәм барлык сәламәтлек саклау хезмәткәрләрен – үз эшенә бирелгән 3 меңгә якын белгечне бәйрәмнәре белән котлыйбыз!
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, табиб һөнәре гаять зур фидакарьлек таләп итә һәм иң катлаулыларның берсе булып тора. Бу тирән белем, күнекмәләр, гаҗәеп сабырлык, батырлык һәм рухи сизгерлек таләп итә торган һөнәр.
Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова махсус хәрби операция зонасында гомерләрен куркыныч астына куеп, сугышчыларыбызның гомерен саклап калучы медицина хезмәткәрләренә аерым рәхмәт белдерде.
Үз эшләренә тугры булулары, гражданнарыбызның сәламәтлеге һәм озак яшәве турында кайгыртулары өчен, шулай ук бәяләп бетергесез тәҗрибәләре яңа буыннар өчен үрнәк булган сәламәтлек саклау ветераннарына рәхмәт белдерделәр.
Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia