Әлмәт үзәк район хастаханәсендә гемодиализ өчен аппарат барлыкка килде
Яңа җиһазлар бөерләре нык зарарланган пациентлар өчен бик мөһим.
Әлмәт үзәк район хастаханәсендә гемодиализ өчен аппарат барлыкка килде
Баш табиб Гөлсинә Шәмсеева һәм бүлекмөдире Илсөяр Закирова ярдәмендә анестезиология һәм реанимация бүлеген җиһазлаганнар.
Яңа җиһазлар бөерләре нык зарарланган пациентлар өчен бик мөһим. Еш кына полиорган җитешсезлеге булганда нәкъ менә бөер функциясе куркыныч астында була һәм бу аппарат кирәкле ярдәмне тиз күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.
Җиһазның аерым өстенлеге – куллануда җиңеллек. Реанимация бүлегенең теләсә кайсы табибы берничә минут эчендә җиһазларны эшкә әзерли һәм процедураны башлый ала, бу ашыгыч хәлләрдә бик мөһим, - дип ассызыкладылар үзәк район хастаханәсендә.
Фото: Әлмәт районы үзәк хастаханәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia