Әлмәт районында ОРВИ белән авыручылар саны арту теркәлгән
Табиблар гриппны төп куркыныч дип атый.
Табиблар Әлмәт районында ОРВИ белән авыручылар санының артуын теркиләр, әмма әлегә күрсәткечләр узган елның шушы чорындагыдан артмый. Табиблар төп куркыныч дип гриппны атыйлар, ул 39-40 градуска кадәр югары температура, мускул һәм буыннар авыртуы, йөткерү китереп чыгарырга мөмкин.
«Грипп организмның үзәк нерв, йөрәк-кан тамырлары һәм башка системалары зарарлану куркынычы белән яный», - дип ассызыклады Роспотребнадзорның Татарстан республикасы буенча территориаль бүлеге башлыгы Ирина Хәйруллина.
Авыр нәтиҗәләрне булдырмау өчен белгечләр вакцинация тәкъдим итә. «Прививка ясалган кешеләр, кагыйдә буларак, авыруны җиңелрәк кичерә. Вакцина авыр нәтиҗәләрдән һәм үлемнән саклый», - диде Хәйруллина.
Прививкаларны районның дәвалау учреждениеләрендә көз башыннан ук ясап була иде. Вакцинацияне поликлиникада узарга яки ун кешедән торган төркем булганда предприятиедә оештырырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа