Моннан тыш, медицина учреждениесендә пневмококк инфекциясеннән препарат бар.
Әлмәт күппрофильле хастаханәсенең прививка ясату кабинетында пациентларга гриппка каршы берничә вакцина тәкъдим итәләр. Зурлар өчен «Совигрипп», «Флю-м», «Утрикс квадри» бар. Шулай ук пневмококк инфекциясеннән «Превенар 13» препараты да бар. Бу хакта медицина учреждениесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Гриппка каршы вакцинаны табиб-эпидемиолог Анастасия Бекчинтаева да ясаган. Ул билгеләп үткәнчә, ел саен прививка ясата. Вакцина-авыруны профилактикалауның иң нәтиҗәле ысулларының берсе. «Антитәнчекләр титры берничә ай тора һәм вакцинациядән соң алты ай узгач төшә башлый», - дип йомгаклады белгеч.
Прививкаларны яшәү урыны буенча поликлиникада ясатырга була. Әлмәт күп проильле хастаханәсендә өлкәннәргә вакцинацияне 117 нче кабинетта ясыйлар. Кабинетның эш вакыты – дүшәмбедән җомгага кадәр 8:00 -15:00 сәгатьтә. Шимбә көнне 8:00 – 13:00 сәгатьтә эшли. Төшке аш тәнәфесе-11:30 - 12:00.
Прививка ясатырга теләүчеләрнең үзләре белән паспорты булырга тиеш.
Фото: vk.com/almetmmb