Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә булачак перинаталь үзәкнең беренче эскизларын күрсәттеләр

Проект Казан ПЦ белән бер үк булырга тиеш.

Әлмәттә булачак перинаталь үзәкнең беренче эскизларын күрсәттеләр.

Әлмәттә бала тудыру йорты булган яңа перинаталь үзәк төзү турында 2019 елда ук игълан ителгән иде. Бүген объектның 2025 ел ахырына әзер булачагы турында сөйлиләр.

Перинаталь үзәк Әлмәт бала тудыручы хатын-кызларына гына түгел, ә республиканың бөтен көньяк-көнчыгышына хезмәт күрсәтәчәк. Төзелеш хәзерге бала тудыру йорты янында алып барыла.

 Казаннан архитектор Елена Вәлиева булачак бинаның эскизларын бастырып чыгарды. Бирем буенча проект 7 нче шәһәр хастаханәсенең Казан бала тудыру йортында тормышка ашырылган концепциясен үтәргә тиеш.

«Перфорацияләнгән панельләр, рифланган өслек, медицина брендбукларының ачык төсләреннән сөт гаммасына күчү,  болар барысы да бирелгән форманы йомшартырга мөмкинлек бирде», дип архитектор үзенең ТГ-каналында декор идеясен тасвирлады.

Фото: архитектор Елена Вәлиеваның телеграм-каналы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса