Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Ак халатта – ак уйлар

Һәр хезмәтнең үзенә күрә мактаулылыгы, җаваплылыгы һәм, әлбәттә, авырлыгы да бар.

Медицина хезмәт-кәрләре - иң мактаулы һәм иң хөрмәткә лаек һөнәр ияләре. 

Табиб хезмәте бәяләп бетергесез - чөнки аның кулында кеше гомере һәм сәламәтлеге. Ул кешене дә-валый, терелтә, гомере кыл өстендә торганда аяусыз хезмәте белән яңа тормыш бүләк итә, һәр яңа көнгә, яңа таңга шатланып яшәргә мөмкинлек бирә. 

Без, бигрәк тә өлкән яшь-тәге кешеләр, аз гына авырып киттекме, иң беренче булып табибларга йөгерәбез. Һәркайсыбызның гомере бер генә, һәм без аны табибларга ышанып тапшырабыз. Кеше өчен иң кыйммәтле байлык саналган тән саулыгын бернинди бәяләр белән дә үлчәп һәм сатып алып та булмый. 

Гомуми практика табибы, тәҗрибәле һәм авыруларга искиткеч игътибарлы Нәфисә Хәмит кызы Насый-буллинаның кабул итү кабинетында кеше өзелми. Инде сменасын тәмамлап кайтканда да аның сумкасында ак халаты, кан басымын үлчи торган аппараты һәм никадәр арыган булса да җылы карашы, тәмле сүзе булыр. Шундый тынгысыз һәм үз кул астындагы авырулар өчен янып яши Нәфисә Хәмит кызы.

Россия Федерациясенең Рәхмәт хаты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының, Әлмәт шәһәр һәм район администрациясенең Мактау грамоталары аның 41 ел хезмәт биографиясен тулыландыра, ни дәрәҗәдә тәҗрибәле табиб икәнен билгели. 

Бер сүз белән «Сез кем?» дигән соравыма гап-га-ди итеп «Әни, әби һәм табиб мин!» диюе гадилеге аның. Балаларына газиз әни, ире, шулай ук медицина хезмәткәре Әнвәр Харис улы өчен яраткан хатын һәм бәяләп бетермәслек чын табиб. Нәфисә Хәмит кызы өчен төзәлми торган авыру юк! Бары тик күңел, йөрәк кычкыруын гына тыңларга кирәк, ди ул. 

Процедуралар кабинетында хезмәт күрсәтүче шәфкать туташы, шушы өлкәдә 40 ел хезмәт стажы булган Нәсиха Рифкать кызы Хөсәенованы шәһәрдә белмәгән кеше юктыр.  Кичүчат авылында нефтьчеләр гаиләсендә туа ул. Балачактан ак халат кияргә хыялланган кызның хыялы тормышка аша. Бө-гелмә медицина училищесын тәмамлаганнан соң Әлмәт үзәк хастаханәсенә юллама белән кайта ул. Анда унөч, СПИД-үзәктә 20 ел эшләгәннән соң мед-санчастьта эшли башлый. Бүген дә Нәсиха Рифкать кызы ихлас күңелен биреп эшләвен дәвам итә. Тормыш иптәше белән ике кыз үстергәннәр. Гаилә яме - оныклары бар. 

Нәфисә Хәмит кызы да, Нәсиха Рифкать кызы да үз хезмәтләрен яратып, намус белән башкаралар. Хәтта минем, кулыгызга корал тотар идегезме, дигән соравыма да, әйе, ил кушса тотар идем, дип җавап бирделәр. Бүгенге көн вәзгыяте, ил-көннең тыныч булмавы да борчый аларны. 

«Мөмкинлек булса, язмышыгызны үзгәртер, яшь-леккә кайтып яңача яши башлар идегезме?» дип сорыйм. Нәсиха ханым: 

- Тормышымнан зарланмыйм, тигез яшибез, тормышыбыз матур. Әмма үзгәртер, яшьлеккә кайтыр идем. Үзем теләгән хыялларымны чынга ашыру өстендә эшләр идем, - диде.

Ак халатлы изге затларыбыз, ягымлы кешеләр Нәфисә Хәмит кызы, Әнвәр Харис улы, кардиолог-хирург Нур Гасыйм улы, Нәсиха Рифкать кызы! Һөнәри бәйрәмегез белән сезне! Сезнең һәрберегез өмет һәм шәфкатьлелек билгесе. Тормышында авыр сынауларга юлыккан, сәламәтлеген җуйган һәр кеше язмышы сезнең һөнәри осталыгыгызга һәм тәҗрибәгезгә бәйле. Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек, тынычлык, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт телим. Үз тормышыгызда иминлек, хезмәтегездә һәрвакыт уңышлар гына юлдаш булсын! Исән-сау булыйк!

Язмамны Нур Сибгатуллинның үзе язган «Өмет хирургта» шигыреннән дүрт юл белән тәмамлыйсым килә.

...Хирургның вазифасы шундый,
Гомер бүләк итү кешегә.
Терелтәм дип адәм баласын,
Мең кат яна, мең кат күшегә.

Минзифа Әхмәтшина, язучы, атказанган мәдәният хезмәткәре 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса