Белемсезлек курку тудыра
ВИЧ-инфекция турында мәгълүмат ачык һәм күп булуга карамастан, ул әле дә күп мифлар белән әйләндереп алынган.
Кеше иммунитеты җитмәү вирусы турындагы алдан ук күзаллаулар ВИЧ-инфекцияле һәм сәламәт гражданнарга тискәре йогынты ясый ала. Эксперт - СПИД үзәгенең Әлмәт филиалы эпидемиология бүлеге мөдире Алия Садриева белән бергә без ВИЧ турында иң популяр мифларны тикшердек.
«МИҢА ЙОКМАЯЧАК»
Кызганычка каршы, күпләр ВИЧ-инфекция аларга ка-гылмас дип уйлый. Бу иң киң таралган һәм куркыныч ялгышларның берсе, чөнки бу көннәрдә ВИЧтан беркем дә иминиятләштерелмәгән. ВИЧ-инфекция халыкның барлык катлауларына да «үтеп керде», ә вирус йоктыруның төп юлы булып җенси мөнәсәбәтләр кала.
Үз сәламәтлегеңә җаваплы карау мөһим: җенси мөнә-сәбәтләрнең теләсә нинди төрендә презерватив куллану, очраклы җенси мөнәсәбәтләрдән качарга тырышу, мөмкин булганча бер даими партнер булдыру һәм елына ким дигәндә 1 тапкыр ВИЧ-инфекциягә тикшерү узу.
ИНФЕКЦИЯ НИЧЕК ЙОГА?
Иң күп алдан ук тискәре карашлар кеше иммунитеты җитмәү вирусы йоктыру юллары тирәсендә йөри. Кайберәүләр фикеренчә, ул җәмәгать урыннарына барганда, мәсәлән, бәдрәфләргә кергәндә, гомуми савыт-саба куллану, черки һәм башка «кан эчүче» бөҗәкләр тешләве, үбешү, кул кысышу һ. б. аша тапшырыла.
Алия Садриева сүзләренчә, ВИЧ авыруын йоктыру мондый юллар белән булса, бар кеше дә авырып китәр иде. Шулай ук медицина учреждениеләрендә зарарланырга мөмкин дип уйлаган кешеләр бар. Белгеч игътибар иткәнчә, бүгенге көндә бу мөмкин түгел диярлек, чөнки барлык дәвалау-профилактика учреждениеләрендә тулысынча стериль инструментлар кулланыла.
1990-2000 еллар ахырындагы мифларның башында тагын бер куркыныч миф була: ВИЧ-позитив кешеләр махсус рәвештә башкаларны зарарлыйлар, җәмәгать урыннарында: бәдрәфләрдә, кинозалларда һ.б. җәмәгать урыннарында шприцлар куялар. Әмма кемдер чыннан да шулай эшләргә карар итсә дә, мондый ысул белән зарарлану мөмкин түгел диярлек. Эш шунда ки, ВИЧ-инфекция тышкы мохитта кан кипкәннән соң тотрыклы түгел, андагы вирус үлә, - дип аңлатты Алия Садриева.
ВИЧ-инфекциянең таралу юлларын тагын бер тапкыр искә төшерү мөһим:
Барлык төр сакланылмаган (презервативсыз) җенси мөнәсәбәтләр (вагиналь, аналь, ораль) булганда;
Организмга зарарланган кан кергәндә;
ВИЧ-инфекцияле донордан кан җибәргәндә, тукымалар һәм органнар күчереп утыртканда;
Стериль булмаган инструментлар белән медицина ма-нипуляцияләре вакытында;
Вена аша психоактив матдәләр (гомуми шприцлар, энәләр, фильтрлар, эремәләр куллану) керткәндә;
Косметик процедураларда (татуировкалар, пирсинг һ. б.) стериль булмаган инструментлар белән эш иткәндә;
Зарарланган анадан балага (әгәр ул антиретровирус препаратларын кабул итмәсә).
ВИЧ-инфекция йоктыруның башка юллары юк.
ВИЧ ХӨКЕМ КАРАРЫ ТҮГЕЛ
Кайбер кешеләр әлегә кадәр ВИЧ аларга беркайчан да кагылмаячак, аны бары тик асоциаль яшәү рәвеше алып баручы кешеләр - инъекцион наркотиклар кулланучылар, коммерцияле секс-эшчеләр, гомосексуалистлар һ.б. йоктырырга мөмкин дип уйлыйлар. ВИЧтан беркем дә иминиятләштерелмәгән, бердәнбер саклану чарасы - белем.
- Бүген ВИЧ-инфекция - хөкем карары түгел, ә хроник авыру. ВИЧ-инфекцияле авырулар табиб-инфекционистларда күзәтелә һәм антиретровирус терапиясе (АРВТ) кабул итә. Авыруга язылган препаратлар вирусның үрчүен туктата, аның кандагы һәм башка биологик сыеклыклардагы күләмен киметә. Башкача әйткәндә, АРВТ вирусны контрольдә тотарга мөмкинлек бирә, нәтиҗәдә иммунитет кимеми, тормыш сыйфаты саклана һәм ВИЧ-инфекция йоктыру куркынычы кими. Авыру гадәти тормыш белән яши, үзенең барлык социаль, профессиональ, гаилә һәм башка рольләрен башкара (АРВТ кабул итү шарты белән), - дип игътибарны юнәлтте Алия Садриева.
Белгеч ассызыклаганча, авыруны дәвалауга караганда кисәтү һәрвакыт җиңелрәк, шуңа күрә ВИЧ-инфекциягә тикшерелергә онытмаска һәм профилактиканың иң гади ысулларын игътибарсыз калдырмаска киңәш ителә.
Түбән Мактама, Промышленная урамы, 1а йорты адресы буенча Әлмәт шәһәре СПИД үзәге филиалында үзеңнең ВИЧ-статусыңны белергә, белгечләрнең консультацияләрен алырга мөмкин.
Телефон: 8(8553) 36-20-18.
Таня Шамбер
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа