Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәт үзәк район хастаханәсендә сөяк кадалган пациентка ярдәм иткәннәр

Зурлыгы 1 см булган.

21 сентябрендә Әлмәт үзәк район хастаханәсенә өзлексез ютәл симптомнары булган пациент килә. Тикшерү нәтиҗәсендә пациентка 1,0 см зурлыктагы очлы сөяк кадалганлыгы ачыкланган.

Әлмәт район үзәк хастаханәсенең эндоскопия бүлегендә үпкә бронхоскопиясен үткәргәндә, "Сәламәтлек саклау" милли проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында куелган заманча медицина җиһазларын кулланып, һәм, беренче чиратта, Әлмәт хастаханәнең эндоскопия бүлеге мөдире - табиб-эндоскопист Екатерина Максимованың һөнәри осталыгы аркасында, кадалган очлы сөяк кисәге пациент организмыннан уңышлы чыгарылды, ип хәбәр итә Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса