Әлмәттә сәламәтлек саклау ветераны 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Серафима Викторовна Умнякова 45 елдан артык гомерен медицинага багышлый.
Юбилярны әлеге мөһим дата белән котларга, аның хезмәттәшләре: Әлмәт күп профильле хастаханәсенең профкомы рәисе, өлкән фельдшер Лидия Радионова, ветеран, фельдшер Нәсимә Гарифуллина, хөрмәт һәм рәхмәт сүзләрен җиткерергә килделәр.
1953 елда Серафима Викторовна Бөгелмә медицина училищесын фельдшер-акушер белгечлеге буенча тәмамлый. Училищены тәмамлаганнан соң, үзенең хезмәт эшчәнлеген Калейкино сәламәтлек пунктында башлый. Аннары «Татнефть» медсанчастендә кабул итү бүлмәсендә, травматология, хирургия бүлекчәләрендә, поликлиникада табиб онколог, лор-табиб белән кабул итүдә эшли. Үз эшчәнлеген ЖБИ-2 сәламәтлек пунктында дәвам итә, анда табибка кадәр медицина ярдәме күрсәтә, профилактик һәм эпидемиягә каршы эш белән шөгыльләнә. 1988 елдан лаеклы ялда.
"Мин эшкә килгәч, ул минем беренче остазым булды, мине бар нәрсәгә өйрәтте. Моның өчен мин аңа бик рәхмәтле, кадерлим һәм бик хөрмәт итәм. Техника йортында (бу бүгенге драма театры) ул эшләгән иң уңайлы сәламәтлек пунктында искиткеч аура иде", - дип искә ала Лидия Габбасовна.
Бүген олы яшьтә булуына карамастан, Серафима Викторовна элеккечә , шат күңелле, кунакларны җылы каршы ала һәм аның энергиясеннән көнләшергә була. Юбилеен ул яраткан гаиләсе белән билгеләп үтә: улы, кызы, өч оныгы, өч оныкчыгы һәм гаиләнең башка әгъзалары.
Фото: Әлмәт күп профильле хастаханәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа