Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә «Шикәр диабеты мәктәбе» ачылды

Мәктәп 1 нче поликлиниканың (Төзүчеләр, 30/1.) көндезге стационары базасында оештырылган.

Әлмәт район үзәк хастаханәсендә «шикәр диабеты мәктәбе» ачылды.

Мәктәптә дәресләр табиб-эндокринолог Хәбибуллина Эльвира Адисовна җитәкчелегендә уза.

Монда таблеткалы препаратларда  шикәр диабетының 2 тибы белән авыручылар шөгыльләнә.

Төркем 5-7 кешедән тора. Дәресләр атнага 1 тапкыр була. Һәрберсе 40-50 минутлык булган 3 дәрес уздырыла. 

1 нче дәрес. Танышу. Кереш анкета. Диабет турында башлангыч белем дәрәҗәсе. Шикәр диабеты турында гомуми мәгълүмат. Диабет төрләре. Диабет үсешенең сәбәпләре. Риск факторлары. Диабет симптомнары. Гипогликемия һәм гипергликемия – сәбәпләр, диагностика, беренче ярдәм, дәвалау һәм профилактика. Углевод алмашуны компенсацияләү критерийлары.
Практик өлеш: "Шикәр диабеты вакытында  үз-үзеңне контрольдә тоту ысуллары".

2 нче дәрес. Туклану. Рациональ туклану нигезләре. Азыкның төп компонентлары һәм аларның углевод алмашуга тәэсире. Диабет вакытында туклану үзенчәлекләре. Кунакта ашау кагыйдәләре. Физик активлык. Диабет вакытында физик күнегүләр һәм аларның кандагы шикәрне нормальләштерүдә роле.
Практик өлеше: "Азык светофоры".

3 нче дәрес. Диабетның кичектерелгән катлауланулары сәбәпләр, диагностика, дәвалау, профилактика. Офтальмолог, хирургның лекциясе. Практик өлеш: "Аякны карау тәртипләре".
Соңгы анкета.

Дәресләр расписаниесе:
1 төркем 16, 23, 30 май. 13.30 сәгатьтә.
2 төркем 6, 13, 20 июнь. 13.30 сәгатьтә.

Белешмәләр  өчен телефон-8 999 156-05-03 (медицина профилактикасы бүлеге)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса