Әлмәттә туберкулезны профилактикалау буенча «кайнар линия» ачылды
Кайнар линия 22-24 мартта уза.
22 -24 мартта «Татарстан республикасы гигиена һәм эпидемиология үзәге» сәламәтлек саклау федераль бюджет учреждениесенең Әлмәт филиалы бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне кысаларында туберкулезны профилактикалау буенча кайнар линия үткәрә.
Әлмәтлеләр барлык кызыксындырган сораулар буенча мөрәҗәгать итә ала:
Роспотребнадзорның бердәм консультация үзәгенә телефон буенча 8 800 555 49 43;
«Татарстан республикасы гигиена һәм эпидемиология үзәге федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Әлмәт филиалына эш көннәрендә 9:00-12:00 һәм 13:00-17:00 сәгатьләрдә 8 (8553) 452-069 телефоны буенча.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа