Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә «Земство табибы» программасы буенча 3 табиб эшкә урнаштырылган

Әлмәттә сәламәтек саклау өлкәсендә кадрлар кытлыгын бетерү темасы актуальлеген югалтмый.

Атналык планеркада Әлмәт муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Ренат Шакиров муниципаль берәмлек медицина учреждениеләренең 2022 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында  чыгыш ясады.

2022 ел башына районда халык саны 207 966 кеше тәшкил итә. Эш яше, авыл халкы, шулай ук балалар  санның кимү тенденциясе күзәтелә. Эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәк затларның өлеше якынча 21% тәшкил итә. Гомумән алганда, үлүчеләр саны 29,8% ка кимегән.

Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе үзенең докладында билгеләп үткәнчә, халыкның үлеменең төп сәбәбе булып, кан әйләнеше системасы авырулары кала-бу барлык үлемнәрнең 50% ы. 2022 елда күрсәткечләр 100 мең кешегә 530,9 очракка кадәр кимегән.

Үлем структурасы буенча яман шеш авырулары-икенче, ашкайнату органнары авырулары 3 урында.

Авыруларны кисәтү өчен төп корал-профилактик тикшерүләр үткәрү. 2022 елда диспансерлаштыруның беренче этабын 50 меңнән артык кеше узган. Шуларның 12704е, ә бу һәр дүртенчесе, тирәнтен тикшерү өчен икенче этапка җибәрелгән.

Кадрлар кытлыгын бетерү темасы актуальлеген югалтмый. «ТР Хөкүмәте грантлары» республика программасы буенча 2014 елдан районга 130 табиб җәлеп ителгән, шулардан 2021 елда – 5 табиб. «Земство табибы» программасы буенча 3 табиб эшкә урнаштырылган һәм эшли.

2022 елда ТР максатчан акчалары хисабына белгеч программасы буенча – 15, ординатура программасы буенча 4 кеше укырга җибәрелгән. Максатчан әзерлек программасы буенча медицина факультетында максатчан укыту турында шартнамә төзегән 72 студент Татарстан республикасы бюджеты акчалары исәбеннән укуын дәвам итә, дип хәбәр итә Әмәт районы башлыгы матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса