Чаралар турында республика клиник онкология диспансерының Әлмәт филиалы баш табибы сөйләде.
Әлмәттә бөтендөнья яман шеш авыруына каршы көрәш көне уңаеннан чаралар программасын яңгыраттылар. 3 февральдә 15:00 сәгатьтә Төзүчеләр, 30 А адресында урнашкан республика клиник онкология диспансерының Әлмәт филиалы базасында онкология пациентлары һәм аларның туганнары өчен психологик ярдәм буенча мәктәп узачак. Шунда ук 10 февраль көнне 15:00 сәгатьтә сәламәт кешеләр өчен онкология авыруларын профилактикалау мәктәбе узачак, керү ирекле, дип сөйләде республика клиник онкология диспансерының Әлмәт филиалы баш табибы Эльмира Сибгатуллина.
- 4 февральдә «Вконтакте» да рәсми сәхифәсендә минем катнашуым белән сорау-җавап режимында туры эфир планлаштырылган, - диде ул.