Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә сәламәтлек саклау учреждениеләренең 2022 елдагы эшенә йомгак ясадылар

27 гыйнварда Әлмәт муниципаль районы буенча сәламәтлек саклау идарәсенең йомгаклау медицина советы узды, анда сәламәтлек саклау учреждениеләренең 2022 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм агымдагы елга бурычлар куелды.

Киңәйтелгән медицина советында ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, район башлыгы Тимур Нагуманов, сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Районның сәламәтлек саклау учреждениеләре эшчәнлегенең нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлар турында доклад белән Әлмәт әламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Ренат Шакиров чыгыш ясады.
Әлмәт районында онкология ярдәменең торышы турында республика онкодиспансеры Әлмәт филиалы баш табибы Эльмира Сибгатуллина сөйләде.

«Татнефть»һәм Әлмәт шәһәре медсанчасте шартларында Татарстан республикасының көньяк-көнчыгыш төбәгендә яшәүчеләргә югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү турында  буенча баш табиб урынбасары, медиөина фәннәре кандидаты Илдус Ягъфәров сөйләде.

2008 елдан башлап Медсанчасть Татарстан республикасы көньяк-көнчыгышының 11 районында яшәүчеләргә йөрәк-кан тамырлары хирургиясе, травматология-ортопедия, нейрохирургия профильләре буенча югары технологияле операцияләр башкаруга дәүләт заказын гамәлгә ашыруда катнаша.

2022 елда медсанчастьтә югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүгә дәүләт заказын гамәлгә ашыру кысаларында 4986 дәвалау-диагностика операциясе башкарылган. 

ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев үз чыгышында Әлмәт районара күп профильле хастаханәсенең медсанчасть базасында оештыруны 2022 елның иң якты вакыйгасы дип атады.

«Без бу эшнең яңа участокларын җайга салынган һәм куәтле коллективка тапшырырга әзер. Мәҗбүри медицина иминияте кысаларында  дәүләт йөкләмәсе 2023 елга сизелерлек арта.  2023 ел нәтиҗәләре буенча сездән яхшы нәтиҗәләр көтеп калабыз», - дип ассызыклады Альмир Рәшид улы.

Ул Әлмәт сәламәтлек саклау коллективларына хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, уңышларны билгеләп үтте һәм агымдагы елга беренчел бурычлар билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса