Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Тимур Нагуманов район үзәк хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлегенең төзелеш эшләре барышын тикшерде

Объектның мәйданы якынча 4000 кв.м.

Район башлыгы Тимур Нагуманов, район башкарма комитеты, подрядчы оешмалар, компанияләр һәм проектлаучылар белән берлектә, район үзәк хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлеге төзелешенең барышын тикшерде.

Объектның мәйданы якынча 4000 кв.м. Ул хастаханәнең функциональ үзәгенә әйләнәчәк. Кабул итү-диагностика бүлегенең беренче катында  диагноз кую һәм ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәк булган барлык хезмәтләр урнашачак. Анда медицина ярдәменә мохтаҗ булган пациентлар ашыгыч ярдәмгә китереләчәк, яисә кешеләр үзләре  мөрәҗәгать итәчәкләр, ягъни бу йогышлы бокслар белән кабул итү бүлмәсе булачак.

Монда ук беренче катта тикшерүнең барлык инструменталь төрләре үткәреләчәк: рентгенология, МРИ, компьютер томографиясе, эндоскопия, ашыгыч лаборатория, УЗИ.

Икенче катта реанимация бүлеге урнашачак. Икенче катта шулай ук операцион блок эшләячәк.

Өченче кат – оештыру каты. Аннан гамәлдәге стационарга күчү бара.

"Безнең өчен бу күптән көтелгән объект", - дип билгеләп үтте Әлмәт үзәк район хастаханәсе баш табибы Вера Головина. Хәзер параллель рәвештә гамәлдәге стационарда капиталь ремонт бара, аның 1/4 өлеше инде әзер.

«Без функциональ яктан үстек, мәйданнар да җитми. Уңайлы шартлар тудыру өчен бүлекләргә урын җитмәде. Гамәлдәге 7252 кв. м. дагы 5 катлы стационарны без этаплап ремонтлыйбыз. 2022 елда 1800 кв.м. ремонтланган инде», - дип аңлатты Вера Головина.

Стационарда яңа функциональ палаталар ясалган. 

Шунысы куанычлы, тиздән шәһәрдә район үзәк хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлеге тулысынча эшли башлаячак. Әлмәттә  тагын бер социаль әһәмияткә ия объект эшли башлаячак.

 

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса