Кәләй станциясендә Әлмәт район үзәк хастаханәсе табиблары өчен яңа 8 фатирлы торак йорт төзелде
Сәламәтлек

Кәләй станциясендә Әлмәт район үзәк хастаханәсе табиблары өчен яңа 8 фатирлы торак йорт төзелде

«Татнефть» компаниясе финанс ярдәме белән бинаны реконструкцияләү эшләре башкарылды.

Фатир ачкычлары тапшырылды:
- инфекцион йогышлы авырулар бүлегенең табиб-педиатры Илнара Арсланбаева. Ул безгә Башкортстаннан эшләргә килгән.

-  рентген бүлегенең табиб-рентгенологы Камилла Ширяева, ул  безгә Томск өлкәсеннән килде.