Коронавирусның «омикрон» штаммы куркыныч авыруның барлыкка килүенә сәбәпче була
Аның сүзләренчә, пандемиягә кадәр әлеге авыру сирәк очраган, әмма хәзер ул дистәләгән тапкыр ешрак ачыклана
Коронавирус инфекциясенең омикрон-штаммы таралу кискен аутоиммун авыру, ягъни Гийена – Барре синдромы очракларының артуына китерде. Табиб-невролог Павел Хорошев «Ura.ru» порталына биргән интервьюсында шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Кешедә массакүләм полинейропатиянең барлыкка килүе бик күңелсез хәл. Организм күзәнәкләрнең аксоннарын юк итәргә керешә, ә тегеләре тернәкләнергә тырыша, ягъни иммун системасы нерв күзәнәкләренә һөҗүм итә», - дип ачыклык кертте белгеч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа