Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Бүгенге көндә башы еш авыртуга зарланган кешеләр бихисап. Баш нигә авырта икән?

Баш авырту - киң таралган чирләрнең берсе. Аның сәбәпләре шактый.

Җитди авырулардан булмаса, кан басымы күтәрелү яки төшү, төрле стресслар, йокы туймаудан, исерткеч эчемлекләр кулланудан һәм хәтта дөрес тукланмаудан да баш авыртырга мөмкин.

Йокы туймаса, баш авыртуны аңлатып була әле. Ә ял көннәрендә, туйганчы йокласаң да авыртса? Моның сәбәбе шунда - организм билгеле бер йокы сәгатенә өйрәнгәч, артык йоклау да зыянлы икән.

Мәгълүм булганча, консервланган ризыкларны еш ашау да баш авыртуга китерә. Шулай ук башы еш авыртудан интегүчеләргә табиблар майлы, авыр эшкәртелә торган ризык ашау да зыянлы диләр.

Спиртлы эчемлекләрнең организм өчен зыянлы икәнен һәркем аңлый. Бигрәк тә татлы ликерлар зыянлы, ди белгечләр. Аларны әз генә куллану да баш авыртуларга китерә.

Әгәр инде башыгыз еш авыртса һәм көн саен диярлек баш дарулары куллана башласагыз, шулай ук башыгыз авыртканда күзләрегез томанланса, колак тыгылган кебек булса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез. Авыртуның организмда башланучы җитди чирне белгертүче сигнал булуы да бар.

Ничек кенә булса да, баш авыртуларга, баш өянәгенә җиңел карарга ярамый. Сәламәт булыгыз!

 

 

Резеда Шәмсуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса