Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балагызга иртән дөрес ризык ашатасызмы?

Укучы өчен файдалы һәм дөрес иртәнге аш киңәшләре.

Мәктәп баласы көне буе сәламәт булсын өчен иртәсен ничек башларга тиеш? «ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Республика медицина профилактикасы үзәге» белгече Бареева Диләрә укучының иртәнге ашы формуласы белән уртаклашты.

1 вариант: озак пешерелә торган ярмалардан ботка (катлаулы углеводлар): карабодай, киноа, озак пешерелүче солы, бодай + файдалы майлар (чикләвек/урбеч яки атланмай/гхи яки зәйтүн мае) + җиләк-җимешләр (сезонлы җимешләр яки туңдырылган).

2 вариант: майлылыгы 5% тан артык булган фермер эремчеге яки майлылыгы 2% тан арткан йогурт + сезонлы җимешләр яки туңдырылган җиләк-җимеш.

3 вариант: сырниклар яки борай, дөге, бөртекле бодай яки кокос оныннан запеканкалар; ак шикәр урынына кокос шикәре, хөрмә, өрәңге яки топинамбур сиробы кулланырга, яки әзер сырникларга бал, җиләк-җимеш,  өстәмәләрсез табигый йогурт өстәргә була.

4 вариант: бөртекле икмәккә май, йомшак сыр ягып, салат яфрагы һәм помидор белән бутерброд + 30-40 минуттан соң җиләк-җимеш кабып куярга мөмкин.

5 вариант: җиләк-җимеш, яшелчәләрдән һәм үсемлек сөтеннән (кокос, дөге һ.б.) яки су белән смузи.

6 вариант: борай, дөге, бөртекле бодай яки кокос оныннан коймак; ак шикәр урынына шулай ук кокос шикәре, хөрмә, өрәңге сиробы яки топинамбур кулланыгыз, яки бал, җиләк, өстәмәләрсез табигый йогурт, яшелчәләр өстәгез.

Ризык кабырга утырган саен яшелчәләр бирергә тырышыгыз! Балаларны яшьтән үк яшелчәләр ашарга өйрәтегез!

Игътибар концентрациясен, баланың баш мие активлыгын түбәндәге ризыклар киметәчәк, шулай ук алар аллергия реакцияләренә һәм иммунитетның көчсезләнүенә китерәчәк:

- ак рафинланган шикәр, шикәр кулланылган барлык ризыклар;

- югары сортлы бодай оны, шул он белән әзерләнгән ризыклар;

- сосиска, колбасалар;

- өстәмәләр белән йогуртлар һәм сөт ризыклары;

- тиз әзерләнә торган әзер һәм татлы төрле иртәнге ашлар;

- шоколад, конфет, печенье;

- манный боткасы һәм аның белән әзерләнгән ризыклар;

- чипслар;

- соклар, шул исәптән яңа гына сыгылган соклар.

Чыганак: https://minzdrav.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса