Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Алоэ гөле нигә кирәк?

Алоэ яфракларыннан алынган сок витаминнарга һәм микроэлементларга бай.

Әлеге гөлдә матдәләр алмашын яхшыртучы элементлар да бар, аның согын ашкайнату системасын сәламәтләндерү өчен дә кулланалар. Ул организмның тонусын күтәрә, иммун системасын ныгыта, йоклый алмаучыларга да ярдәм итә.

Алоэны дәвалану өчен ел буе да кулланырга була. Дәвалану өчен 3-5 яшьтән ким булмаган үсемлекнең түбән һәм урта яфраклары гына яраклы. Алоэның өзелгән яфракларын ябык савытта, салкынча урында сакларга кирәк.

Без кечкенә чакта иң көтеп алган "дару" алоэ согы иде. Бал белән кушылган алоэ мул итеп үзенең согын бүлеп чыгара. Моның өчен алоэның ботагын кисеп алып, энәләреннән чистартып, турап, бер тәүлеккә бал белән болгатып куялар, согы чыккач, сыгып кулланалар. Әлеге чара ютәлдән файдалы, табиб белән киңәшләшеп, балаларга да бирергә мөкин.

 Кан китү белән бәйле чирләр(геморрой, күрем, аналык, ашказаны авырулары һ.б.) вакытында алоэ кулланырга ярамый. Бавыр һәм үт куыгы авырулары, ашказаны-эчәк тракты ялкынсынган, цистит вакытында да алоэ белән дәвалануны тыя табиблар.

Табиб белән киңәшергә онытмагыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса