Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре 33 янгын сүндерү машинасы белән тәэмин ителде

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре яңа янгын техникасының өстенлекләре турында сөйләде.

Техника ачкычларын аларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырган.

Барлыгы 33 автомобиль. Шуларның  17 се яңа, 12 се янгын техникасын капиталь ремонтлау республика программасы буенча ядартылган һәм 4 җиңел "Хендэ" машинасы.

"Реставрацияләнгән машиналарда агрегатлар алыштырылган, аларда дизель двигательләре урнаштырылган. Өч ел эчендә без 130 берәмлектән артык техниканы реставрацияләдек", - дип сөйләгән Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе  җитәкчесе Рафис Хәбибуллин.

Хезмәткәрләр техниканың сыйфаты яхшыртылуын билгеләп үткән. Әйтик, яңа янгын машиналарында су запасы арттырылган.

"Элек су күләме 2,5 куб тәшкил иткән иде. Яңа машиналарда су запасы 8 кубка кадәр артты. Бу күпкә яхшырак”, - дип тәэсирләре белән уртаклашкан шофер Алексей Алтынов.

Фото:Елена Саляхова

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса