Татарстанда көндезге уртача һава температурасы 2-7 градус җылы булачак. 5 апрельгә каршы төндә яңгыр явачак. Һава температурасы 1 градус чамасы җылы булыр дип фараз кылына.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 4 апрельдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Республикада вакытлы явым-төшемнәр - яңгыр, урыны белән җепшек кар явачак. Көньяк-көнбатыштан искән җил, тизлеге секундына 15-17 метрга җитеп, көчәергә мөмкин.
Татарстанда көндезге уртача һава температурасы 2-7 градус җылы булачак. 5 апрельгә каршы төндә яңгыр явачак. Һава температурасы 1 градус чамасы җылы булыр дип фараз кылына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+