Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итүенчә, быел атнасына биш көн эшләүчеләр түбәндәге бәйрәм көннәрендә ял итәчәкләр.
Яңа ел бәйрәмнәре 1еннән 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. 7 гыйнвар - Раштуа бәйрәме, 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне, 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне, 1 май - Хезмәт бәйрәме, 9 май - Бөек Ватан сугышында Җиңү көне, 12 июнь - Россия көне, 30 август - Татарстан Республикасы көне, 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне, 6 ноябрь - Республика Конституцисе көне буларак, шулай ук ял көне булып игълан ителә. Татарстанның Диния нәзарәте 25 июнь - Ураза бәйрәме, 1 сентябрь - Корбан бәйрәме булачак дип тә өстәде. Әлеге бәйрәм көннәрендә ял итү Хезмәт кодексы нигезендә билгеләнгән.