Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Банклар карталар чыгаруның түләүле булырга мөмкинлеге турында кисәтә

Финанс оешмалары ил хакимиятеннән эквайрингны административ җайга салудан баш тартуларын үтенде.

Россия хакимияте эквайрингны (түләүләр башкарган өчен комиссияләр — Т-и. иск.) административ җайга салудан баш тартмаса, Россиядә банк карталарын чыгару һәм аларга хезмәт күрсәтү түләүле булачак. Бу турыда РФ Хөкүмәтенә Россия банклары ассоциациясенең юлланган хатында әйтелә, дип яза «Известия» газетасы.

Агымдагы елның март аенда коронавирус пандемиясе нәтиҗәсендә Үзәк банк түләүләрне кабул иткән өчен комиссияне вакытлыча 1 процент дәрәҗәсе белән чикләде: онлайн-сатып алу өчен — 15 апрельдән 30 сентябрьгә кадәр, ә медицина хезмәтләре өчен — 1 июньнән 30 сентябрьгә кадәр.

Банкирлар бәяләгәнчә, кертелгән чикләүләр аркасында, кредит оешмалары 10-15 млрд сум югалтачак. Эквайрингны башка өлкәләр хисабына финансларга туры киләчәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса