Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТР Президенты “Татнефть” ААҖ директорлар советының чираттагы утырышын үткәрде

Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефть" ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы үтте.

Утырышта 2012 елның 4 аенда "Татнефть" ААҖ бюджеты нәтиҗәләре каралды һәм бу елның июнь аена бюджет расланды, агымдагы елның беренче кварталында компаниянең икътисади-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләшенде.
Бу елның өч аенда "Татнефть" 6 миллион 454 мең тонна нефть алган, бу үткән елның шул ук чорындагы күрсәткечтән 0,9 процентка күбрәк. Планнан тыш 142 мең тонна нефть чыгарылган.
Хисап вакытына төяп озатылган продукцияне сатудан алынган керем-брутто 135,4 миллиард сум тәшкил итә, бу 2011 елның беренче кварталы белән чагыштырганда 21 миллиард сумга күбрәк. Керем-нетто (өстәлгән бәягә салымнан һәм экспорт пошлинасыннан башка) үткән елның шул ук чоры күрсәткеченнән 19,1 миллиард сумга арткан һәм 90,4 миллиард сумны тәшкил итә.
Икътисади-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәсендә салым салынганчыга кадәр керем 34,2 миллиард сум тәшкил итте, бу, 2011 елның беренче кварталы белән чагыштырганда 5,9 миллиард сумга артыграк.
Директорлар советында шулай ук авыр калдыкларны тирән эшкәртү комплексын төзү концепциясенә һәм "ТАНЕКО" ААҖ гидрокрекинг комплексын төзү проектын тормышка ашыруның барышына бәйле мәгълүмат турында да сөйләшү булды.
Утырышта катнашучылар компаниянең нефть-газ чыгару идарәләре буенча скважиналарның борауланган фондын куллану мәсьәләләрен карадылар.
Директорлар советы 2011 елга "Татнефть" ААҖ икътисади-хуҗалык эшчәнлеген тикшерү нәтиҗәләре буенча "Энерджи Консалтинг/ Аудит" ЯАҖ һәм җәмгыятьнең ревизия комиссиясенең мәгълүматын, шулай ук чыгыш ясаган үткән ел эш нәтиҗәләре буенча хисап доклады, еллык хисап, еллык бухгалтер хисабы турында мәгълүматны тыңлады.
Шулай ук Директорлар советында "Татнефть" ААҖ акционерларының гомуми еллык җыелышына бәйле мәгълүмат, компания эшчәнлегенә кагылышлы башка мәсьәләләр турында да сөйләшенде.

Наил Сәхапов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250