Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Татнефть» поддержала нефтесервисы

Скважиналарга агымдагы, капиталь ремонт үткәрү һәм бораулау бригадалары «Татнефть» чыганакларында эшчәнлекләрен яңартты.

Компания подрядчы оешмалар хезмәткәрләренең икътисади тотрыклылыгын тәэмин итү максатында нефть сервисы структураларына заказларның күпчелек өлешен торгызу турында карар кабул итте.

Елена Федорова

 

- Без үз ягыбыздан заказларны саклау өчен мөмкин булганның барысын да эшлибез, - дип ассызыклады Наил Маганов. - Хәзер ремонт һәм бигрәк тә бораулау эшләре икътисади яктан отышлы түгел, әмма «Татнефть»нең партнерларына, аларның хезмәткәрләренә, республикабыз халкына ярдәм итүне үз бурычыбыз дип саныйбыз.

Күбесен саклап калдык

ОПЕК+ кысаларында нефть чыгаруны чикләү, углеводородларга бәяләрнең төшүе, коронавирус пандемиясе һәм башка кайбер факторлар «Татнефть» җитәкчелеген кыска вакытлы планнарны яңадан карауга этәрде. Әмма, ничек кенә булмасын, максат элеккечә калды: компания яшәргә, үсәргә, үз нәтиҗәлелеген арттырырга тиеш. Компаниянең кыйммәтен торгызу буенча инвестицион программаларны яңадан карауны (нефть чыгаруны кыскарту һәм эшкәртүне арттыру), нәтиҗәлелекне күтәрү буенча чараларны һәм башкаларны үз эченә алган проект эшли башлады. Шул исәптән подрядчы оешмалар белән эшләү режимы да үзгәртелде.

Компания җитәкчелеге нефть сервисы предприятиеләренең югары квалификацияле белгечләре һәм эшчеләренең эшсез калуына юл кую тамырдан дөрес түгеллеген аңлап эш итә. Шуңа күрә «Татнефть» үз подрядчылары өчен заказларның зур өлешен саклап калырга карар итте дә.

- Бүген беренче планда – кешеләрнең иминлеге, икътисадка һәм аның тармакларына ярдәм итү, халыкны эш белән тәэмин итү. Үз ягыбыздан нефть сервисы өчен заказлар күләмен 75 процентка саклыйбыз, гәрчә хәзер алар безнең өчен бик актуаль булмаса да. Бу нәкъ менә партнерларыбызга ярдәм йөзеннән шулай эшләнә, - дип билгеләп үтте Наил Маганов әңгәмә барышында.

Җанлану күзәтелә

Мисал өчен, озак кына туктап торганнан соң «ТаграС-РемСервис» компаниясенең скважиналарга капиталь ремонт үткәрү бригадалары «Татнефть» объектларына эшкә чыкты.

- Икътисади вәзгыятьне исәпкә алып, без күп еллар дәвамында хезмәттәшлек иткән подрядчылар белән алга таба эш-гаммәлләребез хакында фикер алыштык, - дип аңлатты «Татнефть» компаниясенең скважиналарны ремонтлау һәм катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру идарәсе начальнигы урынбасары Игорь Новиков. - Төрле вариантлар каралды, әмма нәтиҗәдә җитәкчелек тарафыннан эшне дәвам итү турында карар кабул

ителде. Ягъни хәзер бригадалар планлы рәвештә безнең скважиналарны ремонтлауга чыга.

«ТаграС-РемСервис»та «Татнефть»нең әлеге карарын энтузиазм белән кабул иттеләр. Ремонтларга тотыну өчен кирәкле әзерлек үткәрелде: скважиналарны карап чыктылар, озата баручы һәм норматив документлар рәсмиләштерелде, җиһазлар кайтарылды, бригадалар эш урыннарына басты.

- Бу безгә яңа сулыш өрде, җанландырып җибәрде, - диде «АльметьевскРемСервис» предприятиесенең проект җитәкчесе Илнур Рәхмәтуллин. - Без «Татнефть» тарафыннан кабул ителгән карарның үзебез өчен ни дәрәҗәдә кыйммәт булуын яхшы аңлыйбыз һәм элекке дәрәҗәне торгызып кына калмыйча, сыйфатны тагын да яхшырта алуыбызны исбатларга тырышачакбыз.

Эшчеләр шатланып гадәти эшләренә тотындылар. «Эшкә кайтуыбызга мин бик шат, - ди бораулаучы Илгиз Солтанов та. - Безнең өчен эш - ул бөтен нәрсә, ул киләчәккә өмет-ышаныч».

Яңа нәтиҗәлелеккә йөз тотып

Игорь Новиков сүзләренә караганда, «Татнефть»нең скважиналарга капиталь ремонт бәясен киметү һәм нәтиҗәлелекне арттыру буенча яңа проекты бәяне оптимальләштерү, югалтуларны булдырмау, кыйммәтләр китерми торган операцияләрне алып ташлау максатын куя. Идеяләр реестры, барлыкка килергә мөмкин булган хәвеф-хәтәр исемлеге төзелгән һәм шуның нигезендә чыгымнарны киметү күздә тотылган дүрт төп юнәлеш билгеләнгән.

Беренчедән, бу һәр скважинага индивидуаль якын килү, аны тагын да җентекләп өйрәнү. Һәм инде аның яшенә һәм торышына карап, әзерлек эшләрен, кабатланучы яки кисәтү эшләрен киметү яки төшереп калдыру. Икенчедән, артык сыйфат бирә торган технологик операцияләрне кыскарту. Өченчедән, җитештерүчән булмаган вакытны киметү. Ул күп яктан эшнең дөрес оештырылуына бәйле. Һәм, ниһаять, дүртенче юнәлеш - ремонтларның уңышлылыгын анализлау.

Ярдәм вакытында килде

Бораулаучылар да эшкә кереште. «Татнефть»нең скважиналарны бораулау программасын туктатмау һәм заказларны яңадан торгызу карары аларда уңышлы эшләүгә өмет уята. Бүген «Татнефть» заказлары буенча «Татбурнефть»нең 8 бригадасы бораулау эшләрен яңадан башлап җибәрә. Әлмәт бораулау эшләре предприятиесе баш инженеры Александр Перевалкин аңлатуынча, скважиналарның бер өлеше «запаска» бораулана — алар ел ахырына кадәр файдалануга тапшырылмаячак. Бу үзенә күрә бер резерв булып тора.

- Киләчәктә аларны тиз арада эшкә җәлеп итеп, нефть чыгаруны арттыра алачакбыз. Ягъни без ниндидер актив алабыз, ә нефть сервисы компанияләре эш урыннарын саклап кала, - дип аңлатты бу алымны Наил Маганов.

Тормыш үз юлына кайта

Әлмәт бораулау эшләре предприятиесе мастеры Роман Гришечкин бригадасы Миңлебай авылы янында скважиналар кустын бораулый. Мәйданчыкта

гадәти эш атмосферасы, бораулау җайланмасы гүли, техника тавышы. Вахта буровой блогында - бораулау процессы бара.

- «Татнефть» безгә авыр чорда ярдәмгә килде, эш бирде, моның өчен зур рәхмәт, - ди бораулаучы ярдәмчесе Станислав Тазов. - Без хезмәт хакы алабыз, гаиләләребезне тәэмин итә, ата-аналарыбызга ярдәм итә алачакбыз. Акрынлап тормыш үз агымына әйләнеп кайта.

Тулаем алганда, ел ахырына кадәр «Татбурнефть» 200 скважина бораулаячак, шуларның 6 сы горизонталь, 25е - авыш-юнәлешле (шул исәптән 8 е эзләнү-разведка), 31 кече диаметрлы скважина һәм 120 скважина тыгызландырылган челтәр буенча, 18 СВН скважинасы.

- Безнең бурыч – заказчыны уңайсыз хәлдә калдырмау, - дип йомгак ясый Александр Перевалкин,  - аның безгә эшне дәвам итәргә мөмкинлек тудырып, дөрес карар кабул иткәнлеген шик астына куймау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса