Терекөмеш парлары зарарлы
Кыш айларында салкын тиеп авыручылар саны сизелерлек арта. Бу күпләрнең, бигрәк тә балаларның тән температурасы күтәрелүгә китерә. Гадәттә без аны градусник белән үлчибез. Ә менә градусник ялгыш кына ватылып, андагы терекөмеш бөртекләре идәнгә таралганда нишләргә икәнен барыбыз да беләбезме?
Интернеттан алынган киңәшләргә караганда, аны чүпрәк белән сөртеп алып кына бетерергә тырышмагыз да - парга әйләнү өслеген арттырачаксыз гына. Терекөмешне җыю өчен яхшылап ябыла торган банкага су тутырып куегыз. Башта эрерәк бөртекләрне кечкенә пумала белән кәгазь конвертка җыярга кирәк. Аннары кечерәк кисәкләрне резин груша белән суыртып алырга. Ә инде тагын да ваграк тамчыларны лейкопластырьга ябыштырырга тырышырга кирәк. Ахырдан бөтен җыелган терекөмешне банкага тутырыгыз да, аны ныклап ябып куегыз. Терекөмештән арындырылган өслекне юеш газета белән сөртеп алыгыз һәм марганцовка эремәсе белән эшкәрткәннән соң бүлмәне яхшылап җилләтегез.
Градусник ватылу - уен эш түгел. Терекөмеш парлары сәламәтлек өчен нык зарарлы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа