Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Түбән Камада каты көнкүреш калдыклары өчен контейнерлар эшләп чыгарылачак

11 сентябрьдә Түбән Камада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә һәм Көнчыгыш Европада иң эре термопласт-автоматны - полимерларны эшкәртү буенча яңа линияне эшләтеп җибәрде."Ай Пласт" заводының яңа линиясендә каты көнкүреш калдыклары өчен контейнерлар эшләп чыгарылачак


"Ай Пласт" Түбән Кама предприятиесе сәнәгать өчен Россиянең зур пластик тара һәм төрү материаллары җитештерү буенча алдынгы предприятиесе булып тора. Заводта 550 хезмәткәр эшли, 2011 нче елда керем 4,6 миллиард сум тәшкил иткән, 46 мең тонна полимер чимал эшкәртелгән, аларның 95 % Татарстанда җитештерелгән.

Россиядә һәм Көнчыгыш Европада иң эре термопласт-автомат ТПА 5500 булган яңа җитештерү линиясе эшли башлады. Яңа автоматта 45 килограммга кадәр авырлыктагы материаллар җитештереп була. 1100 литрлы каты көнкүреш калдыклары өчен контейнер ТПА 5500 җитештергән беренче әйбер булды. Бу автоматны эшләтеп җибәргәнче, Россиягә барлык контейнерлар Европадан кертелде, шулай итеп, яңа җитештерү импортны алыштырачак. Алга таба контейнерлар ассортименты зураячак.


Үз чыгышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләвенчә, "Ай Пласт" дөнья дәрәҗәсендәге компаниягә әйләнә. "Берничә ел элек без үзалдыбызга бездә җитештерелә торган полимерларны эшкәртү бурычын куйдык. Һәм бүгенге вакыйга - бу бурычны үтәүдә реаль адым, - дип ассызыклады ТР башлыгы. - 5 елдан соң "Ай Пласт" 80 мең тонна полимер эшкәртәчәк".


Республика башлыгы "Ай Пласт" продукциясе алга таба да хәрби-сәнәгать комплексында, автомобиль, авиация сәнәгатендә кирәк булачагында ышаныч белдерде. "Яңа станоклар, яңа продукция барлыкка килә, бу сезнең бик тиз үсүегез турында сөйли. Без сезне бу эшегездә хуплыйбыз һәм бүгенге вакыйга белән котлыйбыз", - дип предприятие хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итте ул.

Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250