Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тайландтан кайтучылар арасында дүрт Әлмәт кешесе бар

Бүген Таиландтан Казанга ватандашларыбыз белән самолет кайтып төшәчәк

Бу хакта без  хәбәр иткән идек инде.

Самолетта 115 татарстанлы, шул исәптән 4 Әлмәт кешесе бар.

Кызганычка каршы, барысы да  бүгенге  рейска вакытында гариза бирә алмады. "Знамя труда" редакциясе хезмәткәрләре әлегә кадәр Таиландта булып, илчелектән  җавап көтүче якташыбыз белән элемтәгә керә алды. Ул куркынычсызлык максатларында үз  исемен атамаска кушты.

Егет 10 мартта  чит илгә китә. Ул анда  ике атна ял итәргә ниятләгән була. Тик соңыннан бер-бер артлы рейслар гамәлдән чыгарыла  башлау сәбәпле ул  билетны 7 апрельгә генә сатып ала. Тик әлеге датада да очып китми.

Ул хәбәр иткәнчә, курортта тыныч, җирле  туристларга карата мөнәсәбәт  бик яхшы, җәмәгать туклануы нокталары азыкны чыгарып бирү рәвешендә эшли һәм аның  хәтта  читтән торып  эшләү мөмкинлеге дә бар. Аны рейсның  гамәлдән  чыгару турындагы яңалыгы бик кәефсезләндергән, чөнки ул инде күптәннән якыннарын күрмәгән.


Таиландта күңел ачу тибындагы барлык биналар карантин тәмамланганчыга кадәр  ябылган. 22.00 дән 04.00 сәгатькә кадәр комендант сәгате кертелгән. Шуңа күрә барлык урамнар бу вакытта буш  тора.

Әлмәтле шулай ук  җирле халыкның  гигиенага аерым мөнәсәбәтен билгеләп үткән: «әгәр урамга чыксагыз, сез битлексез бер кешене дә күрмәячәксез. Һәр кибет яки кафе өстәлендә  яки касса янында  антисептиклар бар".

Ул  илчелеккә электрон почта аша гариза биргән, хәзер җавап һәм матди ярдәм күчерүне көтә. Хәзерге вакытта аның хәле яхшы һәм ул бу вакытны үзенең үсеше өчен файдалана.

Хәзер чит илдә Ватаннарына кайтырга теләгән 920 татарстанлы бар.  Кайткач, аларның барысы да ике атнага обсерваториягә урнаштырылачак.

Фото:https://www.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса