Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Татнефть" компаниясе ашыгыч ярдәм өчен махсус бокслар җитештерде

"Татнефть" Татарстанны вируска каршы саклык чаралары белән тәэмин итүнең алдынгы сафында. Бу юлы компания җитәкчелеге заказы буенча коронавирус белән авыручыларны транспортлаштыруга ашыгыч ярдәм каретасы өчен кирәк булган инфекцион бокслар җитештерү оештырылган.

Компания җитәкчелеге куйган бурычларны гамәлгә ашыруда «Татнефть» төркеменең матди һәм интеллектуаль ресурслары, аерым алганда, «Автоматлаштыру, үлчәү, инжиниринг» фәнни-техник үзәге ҖЧҖ (НТЦ А2И) көчләре җәлеп ителде. Проектны гамәлгә ашыруда шулай ук «Азнакай киемнәре» АҖ конструкторлары, дизайнерлары, модельерлары һәм тегү производствосы хезмәткәрләре дә катнашты.

«COVID-19 йогышлы авыруы барлыкка килеп, чакырулар башлану белән бәйле рәвештә авыруларны эвакуация урыныннан медицина учреждениесенә кадәр куркынычсыз китерү проблемасы туды, - дип хәбәр итте А2И фәнни-техник үзәге директоры Владимир Самойлов. - Медицина хезмәткәрләре, машина йөртүчеләр һәм китереп җиткерү процессында катнашучыларга да зарарлану куркынычы яный. Шуңа күрә авыруны ул кешедән кешегә йокмаслык итеп изоляцияләргә кирәк".
Кызганычка каршы, медицина учреждениеләрендә мондый бокслар аз, ә Татарстан аларга мохтаҗ 300 ләп  бригада исәпләнә. Алар республика халкының сәламәтлеге сагында тора. Шуңа күрә «Татнефть» җитәкчелеге кыска вакыт эчендә күчмә комплекслар эшләү һәм аларны җитештерүгә керешү бурычы куйды.
Дөнья тәҗрибәсе, медицина товарлары базарының тәкъдимнәре, мондый җиһазларның техник характеристикалары турында фикерләр өйрәнелде. Нәтиҗәдә, зарарланган һаваны кертми торган, авыруны изоляцияләүче,  шул ук вакытта махсус автоматика урнаштырырга мөмкинлек бирүче материалларны куллану турында карар кабул ителде. 
Аның ярдәмендә бокста кан басымы контрольдә тотыла, пациентны саф һава агымы белән тәэмин итү бара. Бокс детальләренең бер өлеше 3D-принтерда басыла.

“Бу күп тапкыр кулланыла торган бокслар, — дип дәвам итте Владимир Васильевич, — шуңа күрә контейнер авыру өчен уңайлы булсын дип материалның сыйфаты да исәпкә алынды, әмма һәр кулланудан соң аны дезинфекцияләргә һәм киләсе авыру өчен әзерләргә мөмкин".

Боксның герметиклылыгы җөйне 200 градуска кадәр җылытылган җилемле тасма белән яңа технология буенча ябыштыручы махсус тегү машинасын куллану хисабына тәэмин ителәчәк. Бокслар әлеге модель тиешле контрольлек итүче органнар һәм медицина учреждениеләре тарафыннан  хупланганнан соң серияле җитештерүгә җибәреләчәк.

Елена Филатова

Фото Радик Кутушев, Наил Гатауллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса