Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда авыручылар саны артуы көн саен 15,2% тәшкил итә

Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы онлайн-брифинг барышында республикада COVID-19 га бәйле вәзгыять турында сөйләде.

Министр сүзләре буенча, коронавирус инфекциясенең таралуына, аларны республикага кертүгә каршы тору һәм үзвакытында дәвалау өчен республиканың сәламәтлек саклау системасы милли һәм төбәкара планнар нигезендә  эшли. Татарстанда 1523 кеше күзәтү астында, 20176 татарстанлы исәптән  алынган. Республикада COVID-19  авыруының 107 очрагы теркәлгән, 17 кеше инде терелгән. 90 пациент медицина күзәтүе астында калып, дәвалануын дәвам итә. Аларның икесе – Әлмәт районында яшәүчеләр.  Татарстанда авыручылар саны артуы көн саен 15,2% тәшкил итә. Коронавирус йоктырган кешеләр арасында медицина учреждениеләренең өч хезмәткәре бар. Аларның  хәл-торышы канәгатьләнерлек һәм кирәкле дәвалау алалар. 

COVID-19 белән авыручы пациентларның 30-52 % авыру билгеләрсез уза. Алар үз йортларында даими медицина күзәтүе астында карантинда тора. Өзлегүләр булган очракта кичекмәстән госпитальләштерү каралган. 


Коронавируска анализларны, беренче чиратта, медицина хезмәткәрләре, башка илләрдән кайтып, коронавируска шик туган халык тапшыра. «Пневмония» диагнозы булган пациентлар шулай ук тест уза. Әгәр дә сез куркыныч зонасында түгел һәм чит илләрдән кайтучылар белән элемтәгә кермәгәнсез икән, анализ тапшыруның кирәге юк. 14 апрельдән тест нәтиҗәләре республика территориясендә, Казан гигиена һәм эпидемиология үзәгендә раслана. 


Моңа кадәр диагнозны раслау яки кире кагу өчен беренчел шикле нәтиҗәләрне федераль үзәкләргә җибәргәннәр иде.
Хәзерге вакытта республика территориясендә коронавирус йогышы белән авыручыларны кабул итү өчен 12 госпиталь оештырылган, 1382 койка урын бар. Әгәр вакыйгалар начарлана калса, Татарстан койкалар санын 3049 га кадәр арттырырга әзер. 


Шулай ук саклык чаралары, ИВЛ аппаратлары һәм дарулар резервлары булдырыла. Коронавирус белән эшләү өчен 44000 медицина хезмәткәре әзер.
Шулай ук сәламәтлек саклау министры Татарстанның эре предприятиеләренә кыскартуларны булдырмау, куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча күрелә торган чаралар өчен рәхмәт белдерде. 
Марат Садыйков «Татнефть»нең шәхси саклык чаралары белән тәэмин итүдәге ярдәмен югары бәяләде.
Аның сүзләренә караганда, махсус режимны тәмамлау вакыты турында әлегә сөйләү кыен. Киләсе ике-өч атна  мөһим атна булачак. Үз-үзеңне изоляцияләүнең тәмамлануы барлык гражданнардан тора һәм тәкъдимнәрне ничек үтәячәгебезгә бәйле. Мәгълүмат зур роль уйный. Провокацияләргә бирешмәскә һәм рәсми чыганаклар күрсәтмәләреннән башка фейкларга ышанырга кирәкми.
Коронавирусны дәвалауда алга китеш бар: Татарстан табиблары COVID-19 белән авырып терелүчеләрдән кан алып, авыручыларны дәвалау өчен аннан плазма ясый башладылар.


Коронавирусны җиңгән пациентлар үзләренең гадәти тормышына әйләнеп кайта алалар.


Аларның савыгуын раслаучы белешмәләр кирәк түгел. Кабат зарарлану мөмкинлеге турында әйтүе кыен: моның өчен антитәнчекләргә тестлар булу кирәк, ул билгеле бер кешенең кабат авырып китүе ихтималын күрсәтәчәк. Әлегә мондый тест «Вектор»да гына теркәлгән, тиздән икенче тест пәйда булачак. Татарстанда әлегә кабат зарарлану очраклары теркәлмәгән.

Медицина тикшерүе үтәргә кирәк булган һәркем аны штат режимында үтә ала. Йөкле хатын-кызлар элеккечә перинаталь үзәкләргә җибәрелә. Әмма моның алдыннан беркетелү урыны буенча гинекологта җентекле карау узарга кирәк. Шулай ук перинаталь үзәккә баручы йөкле ханымның ОРВИ симптомнары булмавы зарур һәм алар чит илләргә, Мәскәү, Санкт-Петербургка бармаган булырга тиеш.


Тиздән онкология белән авыручылар Яр Чаллы һәм Казанда кирәкле дәвалану ала алачаклар. Хәзер аларны илтү мәсьәләсе тикшерелә. Якын арада онкология профилендәге дәвалау учреждениеләре кирәкле киңәшләр алачак. Марат Садыйков планлы операцияләр белән бәйле ситуацияләрне, бигрәк тә йөрәк-кан тамырлары авырулары белән пациентларга кагылышлы хәлләрне дә аңлатты. Аның сүзләренә караганда, теләсә кайсы вакытта операция ашыгыч стадиягә күчәргә мөмкин – әгәр пациент үзен начар хис итә икән, операцияне үткәрергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса