Татарстанда 611 га мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылган
Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча ел башыннан 20 апрельгә кадәр Татарстанда 611 га мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылган.
Агымдагы елда “Экология” илкүләм проектының “Татарстан Республикасында урманнарны саклау” төбәк проекты буенча барлыгы 4784 га мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкару планлаштырыла.
“Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының төп максаты – 2024 елга урманнарның кимү һәм торгызылу балансын 100% нисбәтендә тәэмин итү. Эшләр “Экология” илкүләм проекты кысаларында үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа