Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда 55 мең гаиләгә «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәте кысаларында азык-төлек җыелмалары тапшырылачак

Бүгеннән Татарстанда авыр шартларда булучы 55 мең гаиләгә азык-төлек җыелмаларын китерү эше башланып китә. Республика халкына ярдәм күрсәтү турындагы карарны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте.

Проектка финанс ярдәмен "Ак Барс банкы" күрсәтә. Халыкка азык-төлек белән ярдәм итү - республика халкына күрсәтелгән изге гамәлнең бер төре генә. «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте халыкка социаль ярдәм күрсәтүнең волонтерлык, финанс, мәгълүмати, психологик, белем бирү кебек һәм башка төрләрен дә үзендә берләштерә. 
Татарстанның барлык районнарыннан 55 мең гаиләгә ярдәм күрсәтеләчәк. Алдагы ике ай дәвамында һәр адрес буенча азык-төлек җыелмасы 4 тапкыр китереләчәк. Шулай итеп, татарстанлыларга билгеләнгән җыелмаларның гомуми саны 220 мең тәшкил итә. 
Җыелмага ярмалар, макарон, көнбагыш мае, консервалар, чәй, шикәр һәм тәм-томнар керә.

Кичә ТР Президенты «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте активистлары белән очрашты һәм аларның эшчәнлегенә югары бәя биргән.

Рөстәм Миңнеханов халыкны азык-төлек белән тәэмин итү инициативасының мөһимлеген ассызыклаган.

Азык-төлек алучылар исемлеген ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан төзелгән. 

Җыелмаларны алучыларның иң зур төркеме - җан башына уртача керем яшәү минимумыннан (8938 сум) түбәнрәк булган гаиләләрдә тәрбияләнүче 8 яшьтән өлкәнрәк балалар (23 мең кеше).

Азык-төлек җыелмаларын шулай ук керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк (7311 сум) булган 16 меңнән артык ялгыз пенсионер һәм әти-әниләре шәхси эшмәкәрләр яки пандемиядән аеруча зыян күргән тармакларда үзмәшгульлек сыйфатында теркәлгән булган 9 мең бала алачак. Моннан тыш, ярдәмне ата-аналарның берсе алимент түләүдән качып йөреп, керемнәре җан башына уртача яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләр, опекун гаиләләр һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр алачак. 
 
Ярдәм алучы гаиләләрнең 15 меңе Казанда, 6,1 меңе Чаллыда, 3,2 меңе Түбән Камада һәм 2,2 меңе Әлмәттә яши.

4 азык-төлек җыелмасының беренчесе 5 майга кадәр тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса