Сугышчан медаль Колшәрипкә кайтты
Һаман да сугышчан медальләр ияләрен таба бирә.
Кызганыч, батырлыгы өчен бу бүләккә ия булучыларның гына барысы да исән түгел. Кайсы яу кырында, кайсы кайда ятып калган, һәлак булган. Колшәрип авылында яшәүчеләр өчен дә дулкынландыргыч мизгел булып алды. Әкрам Исрафилов та арадан киткән. "Сугышчан батырлыгы өчен" медале аның балаларына тапшырылды. Сержант Исрафилов сугыш вакытында пехотада булган. Ул бу бүләккә иптәшләре белән сугышчан бурычларны төгәл үтәгән өчен лаек булган. Армиягә 1943 елда китеп, Берлинга кадәр җиткән якташыбыз яраланып, 1946 елда гына кайта. Әлмәт ветераннар советы эзләнүләрне дәвам итә. 2 меңнән артык бүләкләү материаллары табылган инде. Шуларның 600 дән артыгы фронтовикларның туганнарына тапшырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia