Сезнең өчен. Коен, кагыйдәләрне дә бел
Җәй – халыкның сулыкларда кызынып, рәхәтләнеп ял итә торган чагы. Әлеге уңайдан Гадәттән тыш хәлләр идарәсе хезмәткәрләре һәм коткаручылар әлмәтлеләрне су коенганда куркынычсызлык чаралары турында онытмаска чакыра.
Бары тик коенырга яраклы, рөхсәт бирелгән урыннарда гынайөзәргә ярый.
Суда коеныр алдыннан ял итү мөһим, талчыккан хәлдәйөзәргә ярамый. Әгәр коенганда арып китсәгез, иң яхшысы – суда килеш аркага ятып хәл алу һәм әкрен генә ярга таба йөзү. Суда хәрәкәтсез һәм вертикаль халәттә тормау хәерле.
Коену урынына ашык-мыйча гына керү мөһим, су билгәҗиткәч, туктап, чумып алу яхшы. Кызган тән белән кисәк сугасикерү тыела.
Йөзгәндә, яр буеннан ерак китмичә, сулыктагы махсустамгалар урнаштырылган урыннардан чыкмаска кирәк. Тамгаларбелән чикләнгән әлеге территорияне су асты йөзүчеләре алдантикшерә, чистарта.
Беркайчан да үзегез генә коенмагыз, аеруча төнлә сугакерүдән сакланыгыз.
Су температурасы ‒ 17–19, һаваныкы 21–23 градустантүбәнрәк булганда коенырга киңәш ителми. Кечкенә балалар өченсуның җылылыгы 25 градустан ким булмаска тиеш.
Коену өчен иң яхшы вакыт ‒ иртә белән 11.00 сәгатькә кадәрһәм кичке 17.00 сәгатьтән соң.
Суда коену вакыты 15–20 минуттан да артмасын. Су эчендәозак тору тәннең туңуына һәм буыннарның көзән җыеруынакитерергә мөмкин. Бу вакытта үз-үзеңне ничек тә кулга алып, су өстендә калырга һәм ярдәмгә чакырырга кирәк.
Ашар алдыннан ике сәгать кала коеныгыз. Туклану белән сугакерергә ярамый.
Көтелмәгән хәл була калса, ярдәмгә килгән коткаручыгаябышмагыз, мөмкин кадәр аңа булышырга тырышыгыз, хәрәкәтләнегез.
Суда куышлы уйнамау хәерле, чөнки ашыкканда ялгыш су йотарга, нәтиҗәдә аңны югалтырга мөмкин.
Көймәдә хәрәкәт итүче балигъ булмаган балаларның өстендәкоткару жилеты булырга тиеш.
Шунысын да белеп тору зарур - балалар белән барган очракта, суга иң элек олы кеше керергә тиеш. Судан иң беренче балалар, аннан соң гына олылар чыга. Ничә яшьтә булуларына карамастан, балаларның үзләрен генә суда калдыру тыела. Балигъбулмаганнарның ата-аналары яисә башка законлы вәкилләренбалигъ булмаганнарны карау һәм тәрбияләү бурычларынүтәмәгән өчен, административ җаваплылыкка тарту карал-ганлыгын да истә тотарга кирәк.
– Махсус билгеләнгән урыннарда: пляжда, бассейнда коену яхшырак та, куркынычсызрак та, әлбәттә. Шулай да кешеләркызу көндә сулык күрсәләр, ярыймы-ярамыймы, тизрәк коенуягын карыйлар. Су коенганда яисә су буенда кызынырга ниятиткәндә, исерткеч эчемлекләрдән баш тарту хәерле. Бигрәк тәбалаларыгыз да янда булса. Алкоголь хәрәкәт координацияләрен чикли, үз-үзеңә контрольне какшата. Коенганда тәнегезне көзән җыера башлаганын сизсәгез, тиз генә судан чыгыгыз. Тирәнҗирдә икәнсез, йөзү стилен үзгәртеп карагыз: чалкан ятыпйөзегез. Суүсемнәргә буталасыз икән, чапалана башламагыз, паникага бирелмәгез, тиз генә чалкан әйләнеп, салмак кынахәрәкәт итеп, үзегез йөзеп килгән якка чыгарга тырышыгыз. Әлеге кагыйдәләрне истән чыгармыйча, тиешенчә үтәсәгез, ялларыгыз күңелле һәм фаҗигасез узар. Йөзә белмәгәннәргә исә, һич-шиксез, өйрәнергә кирәк, – дигән киңәшләрен бирде Әлмәт коткаручылары.
Резеда Исмәгыйлева әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia