Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе 1989 елда төзелгән һәм күптән инде ремонтка мохтаҗ иде.
Әлеге максатларга "Татнефть" компаниясе 8 млн сум акча бүлеп биргән. Ремонт эшләрен "АИСК" подрядчы оешма башкарган. Бүленгән средстволарга тулысынча тәрәзәләр, түбә, электр, су, канализация системалары алмаштырылган, кайнар су булдырылган, керү ишекләре яңартылган.