Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә җәмәгать транспортына бәйле проблемаларны оператив штаб хәл итәчәк

Район башлыгы Тимур Нагуманов соңгы туры эфиры барышында шәһәрдә автобуслар белән катлаулы хәл килеп чыгуын билгеләп үтте.

Бу хәл пассажирлар йөртүне тәэмин итүче оешманың муниципалитет белән контрактны берьяклы тәртиптә өзүе нәтиҗәсендә килеп чыккан.
Пассажирлар йөртү зыянга дип билгеләгән оешма.

Хәзер шәһәрдә троллейбуслар паркы тулысынча кулланыла. Урсалы микрорайонына да маршрут җибәрелгән. Әмма троллейбус элемтәсе шәһәрнең ике ноктасына, ягъни ДОСААФка һәм Техснабка кадәр җибәрү мөмкин түгел.

Моннан тыш, район башлыгы Әлмәттә җәмәгать транспортына бәйле проблеманы хәл итү буенча оператив штаб төзеләчәген әйтеп үтте. Аны Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов җитәкләячәк.

Хәзер электр транспорты өчен мөмкин булмаган нокталарга автобус рейслары җибәрү мәсьәләсе хәл ителә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса