Бәйрәмдә катнашучыларны Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов та котлады.
Ил икътисадында машина төзелешенең әһәмияте бәяләп бетергесез зур. Әлмәт һәм бөтен Татарстанда ул нефть-газ тармагы өчен аерым әһәмияткә ия. Предприятиеләр җитештерелүче продукция төрләрен даими яңарталар һәм киңәйтәләр.
Бәйрәмдә машина төзелеше тармагы хезмәткәрләренә рәхмәт белдерелде, фидакарьләр төрле дәрәҗәдәге бүләкләр белән билгеләп үтелде.
.png)