Наркодилерлар эше - судта
Әлмәт шәһәр суды наркодилерларның эре бандасына хөкем карары чыгарырга тиеш.
Бер ел элек Әлмәт районара наркоконтроль бүлеге хезмәткәрләре кондитер ризыклары әзерләүдә кулланыла торган мәк итеп күрсәтелергә тиешле наркотикның бик зур партиясен (500 килограммнан артык) тартып алдылар. Наркобизнесны оештыручылар аның бер өлешен - 17 капчыкка тутырылган 324 килограммын 53 килограмм мәк саламы белән катнаштырганнар, тагын 225 килограммын бутарга өлгерми калганнар - наркополицейскийлар комачаулаган.
Үзбәкстан кешеләреннән торган җинаятьчеләр төркемен берьюлы биш адрес буенча тоткарлаганнар. Нәтиҗәдә дүрт наркотик сатучы гына түгел, әлеге наркобизнесны оештыручы ике кеше дә кулга алынган. Гаилә подрядында эшләүче ир белән хатын оештыру функцияләрен үз өстенә алып, мәк партиясен сатып ала һәм сатуга әзерли торган булган. Шактый зур күләмдәге наркотик чималыннан тыш аларда электрон үлчәү, 147 мең сум акча, шулай ук залогка калдырылган документлар табылган. Аеруча мохтаҗларга, ягъни нык интегүчеләргә үлемгә илтүче әлеге товарны кредитка да биргәннәр, моның өчен бурычлылар паспортларын, хәрби билетларын калдыра торган булганнар. Оперативниклар унлап документ табып алдылар, аларның эченә һәркайсының бурыч суммасы язылган кәгазь кисәге кыстырылган. Сатып алучылар арасында стажлы наркоманнар да, бу юлга әле яңа гына аяк басучылары да бар, иң кечесенә нибары 18 яшь.
Белгечләр сүзләренә караганда, мәк орлыкларыннан әзерләнгән әлеге наркотик нык агулы, тиз арада физик һәм психологик бәйлелек тудыра торган. Бу агуны яратучыларда "ломка" бик авыр бара, ә күнегер өчен күп кирәкми - ике укол җитә. Тагын бер куркыныч шунда, дозаны арттырып җибәрү ихтималы бик зур.
Оперативниклар мәгълүматларына караганда, криминаль гаилә бер айда Әлмәт территориясендә 200 килограммнан артык наркотик саткан. Җинаятьчел наркобизнестан аларга аена 400-450 мең сумлап акча кергән. Ә тартып алынган наркотиклар 1,2 миллион сумга бәяләнә.
Шунысы да бар, гаилә наркобизнесында катнашучылар үзләре, башлыкның элек хөкем ителгән ир туганын исәпкә алмаганда, наркотик кулланмаганнар, аны бары тик табыш алу өчен генә сатканнар. Моннан тыш, сатучыларның берсе бу эшкә үзенең 15 яшьлек улын да җәлеп иткән. Ул наркотикны илтеп тапшыра һәм аның өчен акча ала торган булган. Төркемнең бер әгъзасы да беркайда да эшләмәгән, аның каравы начар яшәмәгән - һәркайсында чит илдә эшләнгән автомобиль, ә җинаятьчел төркемне оештыручыларның (гаилә парының) берничә фатиры да булган.
Хәзерге вакытта җинаять эше Әлмәт шәһәр судында карала. Шушы көннәрдә төркем әгъзаларына хөкем карары чыгарылачак. Шунысы да мәгълүм, алдан тикшерү барышында гаепләнүчеләр наркоконтроль органнары белән мәсьәләне хәл итәргә (шул исәптән акча төртү юлы белән) тырышып караганнар. Ләкин алар җаваптан берничек тә котыла алмаганнар һәм җинаять эше җентекләп тикшерелеп судка тапшырылган. Шулай ук хөкем ителүчеләрнең һәм аларның адвокатларының судта тикшерү барышында эшне туктатырга (шул исәптән шаһитларга басым ясау юлы белән) тырышулары да мәгълүм.
Л.СӘХАПОВА
Әлмәт муниципаль районы Советының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итү бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа