Мәчеттән 20 мең сум акча урлаган
Җәмгыять

Мәчеттән 20 мең сум акча урлаган

32 яшьлек Артур Насибуллинны каты режимлы колониягә 3,5 елга хөкем иттеләр.

2 ел элек ул Казандагы бер мәчеттән 20 мең сум акча урлаган була. Тәрәзә аша мәчеткә кереп, акча җыела торган тартманы ватып, баеган ир-атның эзенә ике елдан соң гына төшә алдылар. Ул анда бармак эзләрен калдырып киткән булган.

Җинаятьче үз гаебен тулысынча таныган. Бу хакта ТР прокуратурасы хәбәр итә.