Әлмәттән быел 230 егет армиягә китәчәк
Җәмгыять

Әлмәттән быел 230 егет армиягә китәчәк

Әлмәт драма театры сәхнәсендә армиягә китүче егетләргә концерт оештырдылар.

Быел Әлмәт районыннан 230 егет армия сафларына китәчәк. "Призывник көне" н гадәттәгечә быел да зурлап уздырдылар. Чарага үз балаларын хезмәткә озаткан ата-аналар, яшь егетләр, студентлар килгән иде. Хәзерге вакытта якынча 500 ләп Әлмәт егете ил буенча таралган, алар хәрби хезмәттә.

Концерт номерлары белән үрелеп барган чарага сугыш ветераннарын да чакырганнар иде.