Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә сайлауларга әзерлек бара

Әлмәттә сигез муниципаль район һәм шәһәр округларыннан территориаль сайлау комиссияләре җитәкчеләре һәм сайлау процессы өчен җаваплылар белән республика зона киңәшмәсе үтте.

Исегезгә төшерәбез: сайлау кампаниясенә рәсми старт бирелүгә ике айлап вакыт калып килә. Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әкъзам Гобәйдуллин билгеләп үткәнчә, бу этапта территориаль сайлау комиссияләренең кадрлар составын тәгаенләү, комиссия әгъзаларының кандидатлар белән тугандашлыгына юл куймау, хезмәткәрләрнең әзерлегенә һәм аларны укытуга игътибар юнәлдерү мөһим.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин территориаль һәм участок сайлау комиссияләрен әзерләүне сайлауларны сыйфатлы үткәрүдә мөһим факторларның берсе дип атады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса