Әлмәттә печән күп
Җәмгыять

Әлмәттә печән күп

Быел район хуҗалыклары алдына 7 мең тонна печән әзерләү бурычы куелган булган.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алган мәгълүматларга караганда, 19 июльгә барлыгы 13500 тонна печән әзерләнгән. Бу 190 процент дигән сүз. Сенаж да 36 тонна тупланган инде (план буенча 38787 тонна). Бүген бер баш шартлы терлеккә 15,8 центнер берәмлегендә терлек азыгы туры килә. Яфрак азык 74 тонна әзерләнгән. Терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Бу эштә «Чагылтау», «Зәй», «Чулпан», «Васильевка» хуҗалыклары алда бара.