Әлмәттә өмә узды
Әлмәтлеләр шимбә көнне быелгы өмәне, экологик икеайлыкны башлап җибәрделәр.
Район һәм шәһәр җитәкчелеге, муниципаль оешма хезмәткәрләре Совет-Чехов урамнары чатындагы гараж кооперативлары тирәсен һәм башка урыннарны җыештыруга чыкты. Өмәдә барлыгы 4676 кеше катнашты. 50 кубометр чүп-чар җыеп түгелде. Кыштан соң чүп-чар күп җыелган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа