Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышы узды

8 июньдә Әлмәт муниципаль районында ZOOM платформасында коррупциягә каршы тору эшен координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы булды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов рәислегендә узган комиссия эшендә хокук саклау органнары вәкилләре, район башкарма комитеты идарәләре һәм бүлекләре башлыклары, ведомство буйсынуындагы учреждениеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Әлмәт муниципаль районының мәгариф, мәдәният, балалар һәм яшьләр эшләре, физик культура, спорт һәм туризм идарәсендә коррупциягә каршы эшчәнлек, шул исәптән мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча район башкарма комитетының структур бүлекчәләре җитәкчеләре чыгыш ясады.

Онлайн-утырыш ахырында район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләрен коррупцион хокук бозуларны профилактикалау, ачыклау, кисәтү һәм булдырмау максатыннан алып барыла торган эшләргә аерым игътибар бирергә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса