Әлмәттә госпитальнең баш табибы учреждениенең эше турында сөйләде
Җәмгыять

Әлмәттә госпитальнең баш табибы учреждениенең эше турында сөйләде

Бүген Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагумановның Instagram'дагы туры эфирында Covid+ резерв госпиталенең баш табибы Сергей Карамаликов учреждение эше белән таныштырды.

 

Госпиталь Татарстанның көньяк-көнчыгышының 10 районына хезмәт күрсәтә. Анда 60 койка-урын җәелдерелгән.  шуларның 21е – реанимация, 42 се кислородка тоташтыру җиһазы белән тәэмин ителгән.
Учреждениедә 11 ИВЛ аппараты, узи-аппараты, күчмә рентген аппараты, шулай ук мониторинг аппаратлары бар, диагностика  ясау лабораториясе җәелдерелгән. 

Хәзер госпитальдә 6 пациент бар. Бишесе канәгатьләнерлек хәлдә. Авыр хәлдә Лениногорскидан китерелгән 88 яшьлек авыруның да хәзер хәле уңай.

Тәүлек буе госпитальдә 32 медицина хезмәткәре эшли: пульмонолог, инфекционист, анестезиологлар-реаниматологлар, педиатрлар һәм башка белгечләр . Алар тулысынча шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән.