Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә берәү кондитер мәгенннән наркотик ясаган

Шәһәр прокуратурасы 35 яшьлек әлмәтлегә карата җинаять эше буенча гаепләүне хуплады.

Суд аны «наркотик матдәләрне законсыз рәвештә ясау һәм сату максатыннан башка шактый зур күләмдә саклау» маддәсе буенча  гаепле дип тапкан.

Билгеле булганча, узган елның 17 октябрендә кондитер мәге бөртекләреннән хөкем ителүче үзенә 0,516 грамм күләмдәге  әфьюн әзерләгән булган. Шул ук көнне ир-ат полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. Шәхси тикшерү барышында аңардан  күрсәтелгән наркотик чарасы табып алынган.

Суд хөкем ителүчегә катгый режимлы төзәтү колониясендә 2 ел 3 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде.

Хөкем карары үз көченә керде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса