Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә 19 пар игезәк бала тууы теркәлгән

Илнар Илдар улы һәм Эльмира Мәхмүд кызы Закировлар гаиләсенә икеләтә бәхет насыйп булган!

2020 елның 5 августында Татарстан АССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС Идарәсендә 19 пар игезәк бала тууы теркәлгән.
Бу шатлыклы вакыйга Закиров Илнар Илдар улы һәм Эльмира Мәхмүд кызы гаиләсендә булган. 2020 елның 24 июлендә аларның ике малае туган, аларга Раяз һәм Раян исемле матур исемнәр биргәннәр.

ЗАГС идарәсе белгечләре бәхетле ата - аналарны икеләтә шатлык белән котлаганнар һәм балаларның беренче дәүләт документларын-туу турында таныклыкларны Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнехановның котлау хатлары белән тапшырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса