Әлмәтнең киләчәген планлаштырдылар [+ФОТОЛАР]
Җәмгыять

Әлмәтнең киләчәген планлаштырдылар [+ФОТОЛАР]

Республиканың 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясе булдырылды. Әлеге проект Әлмәт төбәгенең дә киләчәген билгели. Районны барлык юнәлешләр буенча да алдынгы итүдә нинди проблемалар аяк чала, аларны ничек чишәргә була? Бу сораулар стратегик планлаштыру буенча совет утырышында тикшерелде.

Башта шунысын искә төшереп узарга кирәктер, «Стратегия-2030» да өч икътисади зона агломерациясе билгеләнгән. Аларның берсе республиканың көньяк-көнчыгышында һәм ул Әлмәт агломерациясе дип атала. Бу зонага әйләнә-тирәдәге районнар да карый.
- Без әлегә күршеләрне чакырып тормадык. Шәһәрдәге төп предприятиеләр җитәкчеләре, шул исәптән биредә туып-үскән һәм җаваплы вазифалар биләүче урындагы затлар белән җирлектә тормышка ашырырга кирәк булган мәсьәләләр хакында сөйләшергә, фикерләшергә булдык, - диде район башлыгы Айрат Хәйруллин утырышны ачып. - Стратегия кысаларында темалар күп. Без аларны рәсми рәвештә берничәгә бүләбез. Утырышның көн темасына куелган темалар буенча тәкъдимнәр ишетәсе килә. Әлеге биш тема район күзлегеннән чыгып караганда мөһимнәр.
Авыл хуҗалыгы
Утырышта иң беренче итеп авыл хуҗалыгы торышына анализ ясалды һәм аны үстерү перспективалары буенча фикер алышынды. Әлеге тармакның көн кадагына куелуы тикмәгә түгел. Безгә лидерлар сафына басу өчен күп тырышырга кирәк әле. Әлмәттә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге мәйдан 123 мең гектардан артып китә. Шуның 88 мең гектарын сөрү җире алып тора.
- Без республикада Мамадыштан кала иң зур сөрү мәйданына ия район, - диде Айрат Хәйруллин. - Бүген Әлмәттә ике эре инвестор бар һәм аларның берсе терлекчелек белән шөгыльләнми. Калган хуҗалыклар вак җәмгыятьләргә бүленгән, яңа технологияләргә күчәргә мөмкинлекләре юк. Вакытында фермерларны җир эшкәртүгә җәлеп итү буенча зур эш алып барылды. Әмма 5 мең гектар җир эшкәртелми. Без әлеге җирне кабат дәүләт фондына кайтару буенча суд эше башладык. Үсемлекчелектән азмы-күпме керем алынса, терлекчелек «утырды». Моның сәбәбе дә бар. Савым сыерларының чынбарлыктагы баш саны узган елдагы күрсәткечләргә карата 2 мең башка ким булып чыкты. Һәр хуҗалык белән производство планы төзелде. Агымдагы елга быелның 1 гыйнварына булган баш санын тагын 1500 гә арттыру бурычы куйдык.
Район башлыгы Әлмәттәге сөт заводын торгызу һәм аңа инвестор эзләүләрен дә әйтте. Үсемлекчелек һәм терлекчелек өлкәләрендә яңа программалар да кабул ителгән. Утырышта катнашучылар шәхси хуҗалыкларны терлек асрауга җәлеп итү өчен кызыксындыру чараларын арттыру, стратегик үсеш проектына ЛПХларны да кертү, авыл хуҗалыгы продукцияләрен үз кыйммәте дәрәҗәсендә сатып алуны оештыру кирәклеге һәм башкалар турында фикерләре белән уртаклашты. Хәтта Әлмәттә сулыкларның байтаклыгы искә алынып, төбәктә балык үрчетү белән дә шөгыльләнергә тәкъдим итүчеләр дә булды.
Юллар ремонт көтә
Бүген иренмәгән кеше генә Әлмәт эчендәге юлларны сүкмидер. «Без автомобиль юллары торышы уңаеннан стратегик карар эшләргә тиешбез», -диде Айрат Хәйруллин. Районда юл челтәре озынлыгы 2100 километрдан артык. Шуның 314 километры шәһәр эчендә. Быел республика бюджетыннан җирле билгеләнештәге юлларны ремонтлауга 100 миллион сум акча бүленә. Шуның 50 миллион сумы шәһәрдәге квартал эчендәге һәм Түбән Мактамадагы юллар өчен. Сургут урамындагы юл өслеген ремонтлауга, велосипед өчен юл ясауга муниципаль юл фондыннан 24,9 миллион сум акча каралган. Шулай ук 13 авыл җирлегендә дә юллар тәртипкә китерелә. Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Айрат Мөхәммәтҗанов искәрткәнчә, пычрак сулар агу өчен канализацияләр юклыгы, юл япмасы нигезләренең тиешенчә ныклыкта булмавы, түбән сыйфатлы материаллар куллану юлларның тиз эштән чыгуына китерә. Күптән түгел булган рейд барышында кайбер урыннарда асфальтның туфрак өстенә генә җәелүе ачыкланган. Норма буенча ел саен кимендә 10 процент юл ремонтланырга тиеш. Бу шәһәрнең 31 км юлы дигән сүз. Узган ел Әлмәттә республика, «Татнефть», юл фонды ярдәме белән 21 км юл ремонтланды.
- Юлларны әйбәт торышта тоту өчен ел саен 420 миллион сум акча кирәк. Нефтьчеләр ярдәменнән башка берни башкарып булмый, - диде Айрат Хәйруллин.
Ясалган юллар ремонтсыз 10 ел озак хезмәт итәргә тиеш. Аңа кат-кат кайтмас өчен нигезен бетоннан салу зарур - бу фикерләр белән һәркем килеште.
Утырышта киләчәктәге үсеш мәсьәләләре буларак, торак-коммуналь хуҗалык торышы, шәһәрдә велосипед инфраструктурасы төзү проекты буенча да сөйләшү булды.