26 яшьлек әлмәтле кәрәзле телефонына шикле чыганактан бер программа урнаштыра.
Әмма ул вируслы булып чыга. Мобиль банк тоташтырылган телефонга аннан соң банк картасыннан акчаларының алынуы турында смс-хәбәрләр килә башлый. Мошенниклар бу юл белән үзләренең кесәләрен 8 мең сумга баеталар.
45 яшьлек әлмәтле дә Краснодар краендагы танышы җибәргәнММС-хәбәрне ачып, 8 мең сумыннан колак кага. Аның мобиль банкка тоташтырылган смартфонына килеп эләккән зарарлы программа банк счетыннан акчаларын урлый.
Сак булыгыз: узган ел республикада кәрәзле элемтә һәм Интернет челтәре кулланып, 3578 мошенниклык очрагы теркәлгән.